news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мамадышта сигез балалы гаиләгә планшет бүләк иттеләр

Очиловлар гаиләсе биш малай һәм өч кыз тәрбияли.

Мамадышта сигез балалы гаиләгә планшет бүләк иттеләр
«Нократ» газетасы

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Мамадышта яшәүче күп балалы Очиловлар гаиләсенә планшет бүләк иттеләр. Бу чара  Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатларының «Мәрхәмәт-Милосердие»  берләшмәсенең «Изгелек кыл» акциясе кысаларында үткәрелде. Бу «Нократ» газетасы хәбәр итә.

Яңа гаджетны Мамадыш районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Дәрҗеманов һәм районның Мәгариф бүлеге башлыгы Илдус Габдрахманов тапшырды.

Очиловлар гаиләсе биш малай һәм өч кыз тәрбияли. Олы кызларына 28 яшь, ә кечкенә 3 яшь. Әни кеше Мамадышның академик Вәлиев исемендәге 2нче лицейда башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли. Ул акцияне оештыручыларга һәм район җитәкчлегенә ярдәм өчен рәхмәт әйтте.

Бу акция буенча планшет биш яки аннан күбрәк бала, шулай ук инвалид бала тәрбияләүче укытучы гаиләләренә тапшырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot