news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта  шәҗәрәләр конкурсының зона этабы җиңүчеләре ачыкланды

Зона этабының җиңүчесе – Актанышның Иске Кормаш авылында яшәүче Мәнди нәселе.

Актанышта  шәҗәрәләр конкурсының зона этабы җиңүчеләре ачыкланды
Лилия Бәхтиева

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). 17 сентябрьдә Актанышта район мәдәният йортында  «Тарихта без эзлебез» дигән шәҗәрәләр конкурсының зона этабы узды. Әгерҗе, Тукай, Зәй, Чаллы, Минзәлә, Актаныш районнары гаиләләре нәсел шәҗәрәләрен тәкъдим итте. Бу турыда Актаныш муниципаль районы мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Конкурс гаилә кыйммәтләрен ныгытуны, нәсел дәвамчылыгын үстерүне, киң җәмәгатьчелекнең игътибарын Татарстан һәм гаилә тарихын өйрәнүгә җәлеп итүне күздә тота.

Конкурста катнашучы һәр нәсел  гаиләнең милли ашлары күргәзмәсен тәкьдим итте, үзләренең гаиләләре тарихын чагылдырган шәҗәрә, гаилә киемнәре белән таныштырдылар. Зона этапларында җиңүчеләр дипломнар, призлар блән бүләкләнде.

Зона этабының җиңүчесе — Актанышның Иске Кормаш авылында яшәүче Мәнди нәселе. Нәселне Газизовлар, Мардановлар, Фәрдиевлар тәкъдим итте. Алар республика конкурсының финалында катнашу хокукына ия булды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100