Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актаныш районы Туймазы ветераннарын кунак итте
Туймазыдан килгән хөрмәтле кунаклар Актанышның истәлекле урыннарына экскурсия планлаштыра.
(Актаныш, 17 сентябрь, «Татар-информ», «Актаныш--информ»). Бүген ике республиканың өлкән буын вәкилләре Актаныш районы җирендә очрашты. Аскы Актанышта урнашкан Ветераннар йортында аларны чәкчәк, бүләкләр, җыр — бию белән каршы алдылар. Бу турыда Актаныш муниципаль районы матбугат үзәге хәбәр итә.
Туймазы районы ветераннар советы җитәкчесе Адонис Фазуллин үз төбәгенең чын патриоты, белгече буларак, үзләренең Ветераннар советы, аның эшчәнлеге, иҗтимагый тормышы белән таныштырды.
Соңгы елларда республика төбәкләрендә өлкән яшьтәгеләрне җәмәгать эшчәнлегенә җәлеп итү, аларда тормышка кызыксыну уяту максатында ветераннар оешмалары үз эшчәнлеген активлаштыра. Бу юнәлештә Туймазы һәм Актанышта бай тәҗрибә тупланган. Ике төбәк ветераннар оешмаларында тәҗрибә уртаклашу өчен даими рәвештә очрашулар үткәрү матур гадәткә әверелде.
Ветераннар йортында очрашуда Актаныш район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова катнашты.
Туймазыдан килгән хөрмәтле кунаклар Актанышның истәлекле урыннарына экскурсия планлаштыра. Ерак араларны якын итеп килүнең тагын бер зур сәбәбе: Әнәк авылында ачылган «Бабайда кунакта» паркын, Республикабызның беренче президенты Минтимер Шәймиев хөрмәтенә ачылган бюстны күрү.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз