news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмараның авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшчеләренә бурычын кайтарган

Бурыч 2 млн сумнан артып киткән.

(Кукмара, 18 сентябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Прокуратура Кукмараның "Яңа тормыш" һәм "Уңыш" авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә хезмәт хакын түләмәү фактларын ачыклаган. Шуннан соң закон бозу очраклары бетерелгән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Хуҗалыкларның 214 кешегә хезмәт хакы буенча бурычлары булган. 2019 елның июнь-июль айларында ул 2 миллион сумнан артып киткән. Прокуратура, гражданнарның бозылган хокукларын торгызу максатыннан, әлеге предприятие җитәкчеләре адресына күрсәтмәләр кертте.

Хәзерге вакытта  Хезмәткәрләргә тиешле хезмәт хакы тулы күләмдә түләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot