news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә беренче сыйныф укучыларының ата-аналарына өстәмә ял бирергә тәкъдим иттеләр

Өстәмә түләүле ял көнен баланы беренче дәрескә озату өчен эштән сорап китә алмаган ата-аналарга бирергә тәкъдим ителә.

(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Прогрессив белем бирү институты башлыгы Анна Маркс вице-премьер Татьяна Голиковага беренче сыйныф укучыларының ата-аналарына 1 сентябрьдә өстәмә түләүле ял алу хокукы бирергә тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Институт илнең 75 регионыннан 1,6 мең ата-ана арасында сораштыру уздырган, аның нигезендә, катнашучыларның 56 проценты баланы беренче дәрескә озатырга ниятли. Сораштырылучыларның 83 процентына үз хисабына отгул яки отпуск алырга туры киләчәк.

1 сентябрьдә эш көнен билгеләнгән графиктан берничә сәгатькә соңрак башлау өчен эш бирүче белән тагын 25 процент ата-ана килешергә өметләнә. Ата-аналарның 37 проценты аларны эштән җибәрмәячәкләр дип белдерә.

«Алда әйтелгәннәргә бәйле рәвештә, Белем көнен бәйрәм итү традициясен саклап калу, шулай ук беренче тапкыр мәктәпкә баручы балаларның яңа уку мохитенә тиз арада җайлашу максатыннан, беренче сыйныфка баручы балаларның ата-аналары өчен өстәмә түләүле ял көне бирү турындагы норманы хезмәт законнарына кертү мөмкинлеген карауны сорыйбыз», — диелә Анна Маркс мөрәҗәгатендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100