news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор идарәсендә перчаткаларны кемнәр кияргә тиешлеген аңлаттылар

Бүгенге көннән башлап Татарстанда җәмәгать урыннарында перчаткалар кию мәҗбүри түгеллеген әйттеләр.

(Казан, 17 август, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда Covid-19 коронавирусы буенча чикләүләрне бетерүнең өченче этабы башлануга карамастан, хезмәт күрсәтү, сәүдә һәм транспорт өлкәсендә эшләүчеләр эш урынында перчатка кияргә тиеш. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Министрлар кабинетының < ... > карары чыкты, ул без өченче этапка күчүгә бәйле кайбер чикләүләрне бетерә. Чараларның берсе - хезмәт күрсәтү, транспорт һәм сәүдә өлкәләре объектларында булганда халык өчен перчаткалар киюне бетерү. Әмма бу әлеге объектларда эшләүче хезмәткәрләр өчен перчаткаларны мәҗбүри киюне юкка чыгармый. Бу чикләү саклана», - дип искәртте спикер.

Авдонина кулларны эшкәртү өчен мәҗбүри санитайзерлар саны артмый, дип өстәде. Алар, Роспотребнадзор киңәшләре буенча, бинага кергәндә, бәдрәф бүлмәләрендә, шулай ук хезмәткәрләр өчен билгеләнгән ризык куллану урыннарында урнаштырылырга тиеш.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы 17 августтан Татарстанда җәмәгать урыннарында перчаткаларны мәҗбүри кию кагыйдәсе гамәлдән чыгарылуы турында хәбәр иткән иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100