news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанга җылы көннәрнең кайчан әйләнеп кайтачагы билгеле булды

Татарстан башкаласында августның икенче ункөнлегендә тәүлеклек уртача температура нормадан дүрт градуска түбәнрәк.

Казанга җылы көннәрнең кайчан әйләнеп кайтачагы билгеле булды

(Казан, 17 август, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Казанга күптән көтелгән җылы көннәр бу атна ахырында әйләнеп кайтачак. Шуңа кадәр шәһәрдә көзге һава торышы хакимлек итәчәк. Бүген профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«РФ Гидрометеоүзәге фаразларыннан күренгәнчә, бу атнада һава торышы безнең төбәк аша атмосфера фронты үтү белән билгеләнә, шуңа күрә яңгырлар ява. Салкын һава массалары пәнҗешәмбе-җомгага кадәр тоткарланачак, көндез һава температурасы 18 градустан да югарырак күтәрелмәячәк. Атна ахырында һава торышы яхшырырга тиеш», - дип хәбәр итте ул.

Башлангыч фаразларга караганда, атна ахырында температура фоны бераз күтәреләчәк. Шимбә көнне көндез Татарстан башкаласында термометрның терекөмеш баганасы +21, якшәмбедә +23 градуска кадәр күтәреләчәк. Җомга һәм шимбә бераз яңгыр яварга мөмкин, якшәмбе көнне шәһәрдә явым-төшемнәр көтелми.

«Августның икенче декадасында тәүлеклек уртача температура +17-18 градус тәшкил итәргә тиеш. Хәзер исә ул өч-дүрт градуска түбәнрәк. РФ Гидрометеоүзәгенең башлангыч фаразы расланды – хәзерге вакытта салкынча, көзге һава торышы хакимлек итә, бөтен өмет – өченче ункөнлектә», - дип сүзен йомгаклады Переведенцев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100