news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласын Казанга керә торган юлларның берсендә куячаклар

Стеланың тышкы күренеше конкурс нәтиҗәләре буенча урнашу урыныннан чыгып билгеләнәчәк.

«Хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласын Казанга керә торган юлларның берсендә куячаклар

(Казан, 17 август, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Казанга керә торган өч төп юлның берсендә Татарстан башкаласына «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирелү уңаеннан стела урнаштырачаклар. Казанның Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы урынбасары Жанна Белицкая мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде.

«РФ федераль законы нигезендә „Хезмәт батырлыгы шәһәре“ исеменә лаек булган калада шәһәр гербы сурәтләнгән һәм Россия Президентының әлеге исемне бирү турындагы указы тексты урын алган истәлек билгесе-стела урнаштырылырга тиеш», — диде Белицкая.

Истәлек билгесен шәһәргә керә торган төп юлларның берсендә куячаклар. Ул Казанның көньяк капкасы яки Оренбург тракты буйлап аэропорт ягыннан керү урыны, шулай ук Урман арты бистәсе ягыннан көнбатыш капка һәм Мамадыш трактындагы транспорт чишелеше ягыннан шәһәргә керү урыны булырга мөмкин.

«Хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласының тышкы күренеше конкурс нәтиҗәләре буенча урнашу урыныннан чыгып билгеләнәчәк. Аның шулай ук әлеге мактаулы исемгә лаек булган барлык 20 шәһәр өчен бер типта башкарылуы да ихтимал», — дип искәртте ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100