news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел 31 декабрь ял көне булмый

2021 елның соңгы көнен эшләми торган көн итү мөмкинлеге карала.

Быел 31 декабрь ял көне булмый

(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Агымдагы елның 31 декабрен ял көне итү мөмкин түгел, чөнки бу РФ Хезмәт кодексын бозачак. Әмма 2021 елда Россия Хезмәт министрлыгы декабрьнең соңгы көнен эшләми торган көн дип игълан итү мөмкинлеген караячак. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Быел 31 декабрь ял көне булса, ул чакта башка ял көннәренең берсен эшләргә туры киләчәк, диделәр. Шуның аркасында РФ Хезмәт кодексының 110 маддәсе бозылачак, ул 48 сәгатьтән дә ким булмаган атна саен өзлексез ял итүне күздә тота.

Ял көннәренең графигы 2019 елның октябрендә ук төзелгән иде һәм 2020 елның 31 декабре анда ял көне итеп саналмый.

Узган ел 31 декабрь шулай ук ял көне булмады, әмма кайбер губернаторлар үз төбәкләрендә барыбер дә аны эшләми торган көн дип игълан иткән. Аерым алганда, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagram социаль челтәрендә татарстанлыларның Яңа ел алдыннан ял итү тәкъдиме турындагы фикерен белү өчен ачык тавыш бирүне башлап җибәрде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot