news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

WorldSkills чемпионатын ачу һәм ябу көннәрендә бушлай шаттллар йөриячәк

Тамашачыларга танырга уңайлы булсын өчен автобусларның кузовына чемпионат билгесе төшерелгән була.

WorldSkills чемпионатын ачу һәм ябу көннәрендә бушлай шаттллар йөриячәк
Татьяна Волкова рәсеме

(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Казанда WorldSkills стандартлары буенча эшче һөнәрләр дөнья чемпионаты ачылган һәм ябылган көнне “Кәҗә бистәсе” метро станциясеннән Чистай урамы буенча “Казан Арена” стадионына кадәр бушлай йөри торган 24 автобус “шаттллары” оештырылачак.

Моннан тыш, чемпионат үткәрелгән көннәрдә “Казан Экспо”га кадәр дә "шаттллар" йөриячәк. Алар “Дубравная” метро станциясеннән, “Леруа Мерлен”, “МЕГА”, “Корстон” сәүдә үзәкләре, Г.Камал театры һәм Горки-Әмәт урманы яныннан кузгалып китәчәк. Тамашачыларга уңайлы булсын өчен автобусларның кузовына чемпионат билгесе төшерелгән була.

Эш режимы күрсәтелгән җәмәгать транспортлары маршрутлары, хәрәкәт итүче составның саны һәм хәрәкәт аралыгы турындагы мәгълүмат kazantransport.ru сайтында һәм “Яндекс.Транспорт” кушымтасында урнаштырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot