news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Россиянең WorldSkills чемпионатында җиңгән Татарстан яшьләрен бүләкләде

Республика җитәкчесе эшче һөнәрләргә ихтыяҗ бик зур, дип белдерде.

(Казан, 17 август, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia-2018)» Илкүләм чемпионаты финалы призерларына бүләкләр тапшырды. Бүләкләү тантанасында 225 кеше – чемпионат финалы һәм ярым финалы җиңүчеләре, махсуслаштырылган әзерлек үзәкләре җитәкчеләре, шулай ук «Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» вәкилләре катнашты.

«Безнең бурыч – эшче һөнәрләренең дәрәҗәсен күтәрү. Соңгы елларда, Россия WorldSkills хәрәкәтенә кушылгач, моның өчен күп эш башкарылды. Һәм сез быел Илкүләм чемпионатында (2нче урын) бик югары нәтиҗәгә ирештегез», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Республика башлыгы яшь буынның алга таба да шундый ук югары нәтиҗәләр күрсәтәчәгенә ышаныч белдерде. Ул бүген республика яшьләренең бик зур теләк белән эшче һөнәрләрен үзләштерүен әйтте, әлеге профессияләргә ихтыяҗ бик зур, диде.

«Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia-2018) VI Илкүләм чемпионатының финалы 8-12 август көннәрендә Көньяк Сахалинда узды. Ул 2017-2018 еллар дәвамында барган чемпионатның соңгы ярышы булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot