news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта балалар арасында «Без бергә» рәсем бәйгесе игълан иттеләр

Конкурста җиңүчеләр 30 август — Татарстан Республикасы көнендә бүләкләнәчәк.

(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). 20 июльдә Санкт-Петербургта балалар арасында «Без бергә» ачык конкурсы башлана. Ул 2021 елда Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чаралар кысаларында үткәрелә.

Бәйгене Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Татарстанның Даими вәкиллеге, Татар иҗат эшлеклеләре ассоциациясе Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарларының «Piter.tatar» порталы белән бергә оештыра. Бу турыда Вәкиллек матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурс талантлы балаларны эзләү һәм ачыклау, аларга үсеш һәм иҗат итү өчен мөмкинлек бирү, гаиләдә милли традицияләрне үстерү һәм саклау, үз халкыңның тарихына һәм мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләү максатыннан үткәрелә.

Бәйгедә 6 яшьтән алып 16 яшьлек балалар катнаша ала. Конкурсның шарты буенча, рәсем темага туры килергә, үзенчәлекле булырга, буяу, тушь яки карандашлар белән ясалган булырга тиеш. Рәссамнар, конкурс жюрие әгъзалары үз остаханәләрендә санитар куркынычсызлык таләпләрен үтәп, 4-5 бала өчен рәсем сәнгате буенча мастер-класслар үткәрәчәк.

Конкурска рәсемнәрне электрон рәвештә zinnatova_rimma@mail.ru адресына җибәрергә кирәк. Бер катнашучы бәйгегә ике генә эш тәкъдим итә ала. Катнашучыга конкурс нигезләмәсендәге форма буенча анкета тутырырга кирәк.

Конкурста җиңүчеләр 30 август — Татарстан Республикасы көнендә бүләкләнәчәк. Бәйгенең нигезләмәсе белән сайтта танышып була.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100