Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстанның «Өмет» газетасы 30 еллык юбилеен бәйрәм итә
«Башкортстан Республикасында, Уфа каласында халкыбызның телен, динен, мәгърифәтен, мәдәниятен үстерүгә һәм саклап калуга, Сез үзегездән зур өлеш кертәсез», - ди Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев.
(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). Башкортстанның «Өмет» яшьләр газетасы 30 еллык юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев редакция хезмәткәрләренә котлау юллаган.
Котлау тексты Бөтендөнья татар конгрессы сайтында чыкты.
«30 ел күпмедер дәрәҗәдә нәтиҗә ясардай бер форсат, киләчәккә максатлар билгеләү өчен бер мөмкинлек булсын. Башкортстан Республикасында, Уфа каласында халкыбызның телен, динен, мәгърифәтен, мәдәниятен үстерүгә һәм саклап калуга, Сез үзегездән зур өлеш кертәсез. Әлеге изге гамәлләрегез белән Сез милләттәшләребезнең хөрмәтен казандыгыз һәм без сезнең белән хаклы рәвештә горурланабыз», — дигән Васил Шәйхразиев.
«Өмет» газетасы алга таба да үз дәрәҗәсен югалтмыйча, заман белән бергә атлаучы мәгълүмат чарасы булып, тагын да югарырак үрләргә ирешсен, дип тели ул.
"Сезнең барыгызга да саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете, имин көннәр телибез. Милләтебез алдында башкарган хезмәтегез өчен Сезгә чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез, киләчәктә дә эшлекле һәм дустанә мөнәсәбәтләребез сакланыр дигән өметтә калабыз», диелгән Милли шура рәисе котлавында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз