news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптиклар Татарстанда ял көннәрендә яшенле яңгырлар булачагы турында кисәтә

Һава температурасы якын көннәрдә 28 градуска кадәр күтәреләчәк.

Синоптиклар Татарстанда ял көннәрендә яшенле яңгырлар булачагы турында кисәтә

(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). Якын көннәрдә Татарстанда яңгырлар көтелә, урыны белән яшенле яңгырлар явачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Шимбә көнне, 18 июльдә, Татарстанда урыны белән бераз яңгыр явачак, минималь һава температурасы +11...+16 градуска кадәр төшәчәк, көндез һава +23....+28 градуска кадәр җылыначак.

Якшәмбе, 19 июльдә, республикада яңгырлар көтелә. Көндез кайбер районнарда җилле яшенле яңгыр явачак, яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә +13...+18, көндез һава +23.+28 градуска кадәр җылы була.

Дүшәмбе, 20 июльдә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, урыны белән яшенле яңгыр көтелә. Һава температурасы төнлә +11.+16 градус булачак, көндез +24.+29 градуска кадәр булуы фаразлана.

21 һәм 22 июльдә урыны белән яшенле яңгыр көтелә. Минималь һава температурасы төнлә +12.+17, көндез +24.+29 градуска кадәр җылыначак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100