news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкаланың Горький паркында ТАССРның 100 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды

Экспозиция паркка килүчеләргә гади татарстанлыларның берничә буын тормышы турында сөйли.

Башкаланың Горький паркында ТАССРның 100 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды
Рамиль Гали

(Казан, 17 июль, «Татар-информ», Егор Никитин). Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында ачык һавада ТАССРның гасырлык юбилеена һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының 30 еллыгына багышланган уникаль фотокүргәзмә ачылды. Парк кунакларына гади татарстанлыларның тормышы, милли гореф-гадәтләре һәм төбәк тарихы турында сөйли торган 40 кадр тәкъдим ителде.

Стендлар янында җыелган халык алдында «Татмедиа» АҖ генераль директоры, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы җитәкчесе Шамил Садыйков чыгыш ясады. Ул бүгенге көндә фотография - журналистиканың иң кулай һәм халыкчан төрләренең берсе, диде.

«Фотографлар күп, ә үз эшенең чын осталары – бик аз. Бу күргәзмәнең максаты - республика тормышы турында сөйләү генә түгел, ә безнең арада мәгълүматны аеруча аңлаешлы итеп җиткерә белгән осталар барлыгын күрсәтү дә», — дип искәртте Садыйков. Ул тәкъдим ителгән фотография авторлары — үз эшләрендә иң яхшыларының берсе, аларның иҗаты республика тормышының барлык төрлелеген аның иң үзенчәлекле күренешләрендә ача, дип өстәде.

Тәкъдим ителгән кадрларның формаль түгеллеген һәм тормыштагыча булуын «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эдуард Хәйруллин билгеләп үтте.

«Без бу күргәзмәдә республика тарихына кереп калган гади кешеләр тормышы турындагы кадрларны җыярга тырыштык. Фотографлар аның тормышын рәсми булмаган төстә төшергән. Чөнки ул тормыш трибуналарда түгел, ә авылларда, порт пристаньнарында, кырларда, шәһәр урамнарында бара», — диде Хәйруллин.

Ул тарихи кадрлар хәзерге яшьләрне дә кызыксындырыр, алар бу рәсемнәр аша туган як тарихы турында күп яңалыклар белә алачак, дип өмет белдерде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100