news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада яшьләр өчен турслёт оештырыла

Анда Татарстан предприятиеләре, оешмаларының 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге белгечләре, хезмәткәрләре һәм студентлар катнаша ала.

(Казан, 17 июль, "Татар-информ"). Эшләүче яшьләр өчен Түбән Камада "Квест һәм Урман" турслеты узачак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Слет Кама Аланының Вязовка елгасы буенда 3, 4 август көннәрендә үтә. Анда Татарстан предприятиеләре, оешмаларының 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге белгечләре, хезмәткәрләре һәм студентлар катнаша ала.

Катнашучылар палаткаларда яшәячәк. Алар өчен спортның төрле юнәлешләре, көндәлек тормышта башкарылучы эшләр буенча ярышлар һ.б. оештырыла. Әлбәттә, чараның иң матур мизгелләреннән берсе - төнге учак янында җырлы-биюле уеннар. Катнашу бушлай.

Гаризалар 26 июльгә кадәр "Заявка на турслет" тамгасы белән kover-nk@mail.ru электрон почтасы яисә 41-69-23 номеры аша кабул ителә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot