news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның генераль планын төзү 85 млн сумга төшкән

Шәһәрнең төгәлләнгән генераль планы проекты 18 июльдә Документлар җыентыгында басылып чыгачак.

(Казан, 17 июль, “Татар-информ”, Артур Казанцев). Казанның генераль планын төзү өчен 85 млн сум акча тотылган. Проектның эшләнеп беткән версиясе иртәгә, 18 июльдә чыгачак. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә Казан шәһәренең Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе җитәкчесе Ирина Дябилкина сөйләде.

“Генераль планны эшләүнең төп килешүе 85 млн сум һәм контракттан тыш 10 процентны тәшкил итә. Чөнки аны эшләп бетерү буенча өстәмә эшләр барлыкка килде”, - диде спикер.

Казанның төгәлләнгән генераль планы иртәгә, 18 июльдә тәкъдим ителәчәк. Шәһәр халкы үз тәкъдимнәрен һәм күрсәтмәләрен 29 июльдән 1 августка кадәр электрон вариантта тапшыра ала.

Яңа генпланга тәкъдимнәр һәм күрсәтмәләр калдыру өчен гражданин Идентификация һәм аутентификация бердәм системасында (ЕСИА) теркәлгән булырга тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot