news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
КДХТУнда быел янә яңа белгечлекләр арткан
Әйтергә кирәк, әлеге уку йортында белем алучыларның географиясе дә шактый киң
Скопировать ссылку
(Казан, 17 июль, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Казан дәүләт химия-технология университетында быел да яңа факультетлар ачылган. Әлеге исемлектә сервис хезмәте, нанотехнология бүлекләре бар, дип белдерде бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган видеоконференциядә әлеге уку йортының ректоры, технология фәннәре докторы Герман Дьяконов.
Мәртәбәле уку йортларыннан саналган технология университеты республиканың шәһәр-районнарыннан гына түгел, ә Россия төбәкләреннән, башлыча, Урал, Себер якларыннан яшьләрне үзенә җәлеп итә икән. Исемлектә шулай ук Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре — Кытай, Вьетнам, шулай ук Гарәп Әмирлекләреннән дә студентлар шактый. Бүгенге көндә аларның саны 250гә җитә.
“Билгеле булганча, уку йортында укучыларның географиясе шактый киң. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: без күп кенә Россия төбәкләрендәге предприятиеләр белән хезмәттәшлек итәбез һәм шуның нәтиҗәсендә безнең уку йортына чит төбәкләрдән студентлар укырга җибәрелә”, - дип белдерде ректор.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot