“КАМАЗ” яшьләргә фатир алу өчен займ бирә

Максатчан займның күләме 150-200 мең сум тәшкил итәчәк
(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). Бу көннәрдә “КАМАЗ” ААҖнең бүлекчәләре һәм оешмаларында эшләүче яшьләрнең торак шартларын яхшырту өчен максатчан займ бирү хакындагы” нигезләмәне раслау турындагы” боерыкка кул куелды, дип хәбәр итә предприятиенең җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге.
Бу документ нигезендә торыр урыны булмаган, 18 квадрат метрдан кечерәк бүлмәләрдә яшәүче яки хосусый милектән үз өлешенә 18 квадрат метрдан азрак мәйдан туры килгән очракта 35 яшькә җитмәгән эшчеләрнең “КАМАЗ”дан 150-200 мең сум максатчан займ алу мөмкинлеге бар.
Займ бирү чираты эшченең яшенә, стажына, нинди белгечлек буенча эшләвенә, еллык кеременең айлык уртача суммасынаһәм хосусый торагы булуга бәйле.