news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәламәтлек саклау оешмасы хатын-кызларга алкоголь куллануны тыярга тәкъдим итте

Бу балага узганчы һәм көмәнле вакытта спиртлы эчемлекләр куллану балада төрле авырулар үсеше белән аңлатыла.

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы бала табу яшендәге хатын-кызларга исерткеч эчемлекләр эчүне тыярга тәкъдим итте. Бу хакта 2022-2030 елларга алкоголь белән көрәш буенча гамәлләрнең глобаль планы проектына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Илләр халыкның алкогольле эчемлекләрнең зарары турында хәбәрдарлыгын арттырырга тиеш, әмма балаларга, көмәнле һәм бала табу яшендәге хатын-кызларга аерым игътибар бирергә кирәк, диелгән документта.

Бу балага узганчы һәм көмәнле вакытта спиртлы эчемлекләр куллану балада төрле авырулар үсешенә, шулай ук социаль тәртип һәм укуга сәләтлелек белән проблемалар барлыкка килүгә бәйле, диелә текстта.

Бу шулай ук ана кешенең физик һәм психологик халәтенә тискәре йогынты ясый.

Шул рәвешле, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасында хатын-кызларның спиртлы эчемлекләрдән тулысынча баш тартуы иң яхшы вариант булачак дип нәтиҗә ясадылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100