news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Михаил Черепанов: «Герой исеме бирелмичә калган 217 Татарстан фронтовигын таптым»

Татарстанда туган 185 Советлар Союзы Герое исәпләнә.

Михаил Черепанов: «Герой исеме бирелмичә калган 217 Татарстан фронтовигын таптым»
Расих Фәсхетдинов

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелмичә калган 217 татарстанлы турында мәгълүмат эзләп табуын белдерде.

«Мин Герой званиесы бирелмичә калган 217 татарстанлы турында мәгълүмат эзләп таптым. Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен аларны илнең иң югары бүләгенә тәкъдим иткән булганнар, бүләкләү кәгазе дә тутырганнар. Билгесез сәбәпләр аркасында Герой званиесе бирелмәгән», — диде Михаил Черепанов Бөтендөнья татар конгрессында узган түгәрәк өстәл утырышында.

Аның сүзләренчә, 217 татарстанлының алтмыш алтысына Герой исемен үлгәннән соң тапшырырга тиеш булганнар.

«Унөч татарстанлы Александр Матросов батырлыгын кабатлаган, кайберләре әлеге батырлыкны арттырган да. Аларның яртысы - татарлар. Каһарманнарның батырлыклары турында документлар саклана. Бары тик өч татарстанлыга Матросов батырлыгын кабатлаган өчен Герой званиесе бирелгән», — диде Михаил Черепанов. Ул бүләкләрен ала алмыйча калган каһарманнарга хәзер Герой исемен биреп булмаганын әйтте. Шулай да, аларны Татарстанның ордены белән билгеләп, хәтергә кертергә тәкъдим итте.

Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Бөек Ватан сугышында катнашкан татар генералларын эзләү эше белән дә шөгыльләнә. Бүгенге көнгә ул утыздан артык фронтовик генералны тапкан. Аларның арасында сугыштан соң югары званиегә ирешкәннәре дә бар. «Күптән түгел „Миллиард татар“ сайтында Бөек Ватан сугышында батырлык күрсәткән татар каһарманнарын яктыртучы проект эшләп җибәрдек. Проектны генераллардан башладык», — диде ул.

Михаил Черепанов «Татар-информ» хәбәрчесенә әйткән мәгълүмат буенча, Татарстанда туган 185 Советлар Союзы Герое исәпләнә. Моңа өстәп, тормыш юлы Татарстан белән бәйле, ләкин башка төбәкләрдә туган 167 Герой бар икән. Мисал өчен, шундыйларның берсе — хәзерге Оренбург өлкәсендә туган Муса Җәлил.



Галерея: «Пермь татарлары Ватан өчен сугышларда» китабын тәкъдим итүдән фоторепортаж
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100