news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслимдә XI Бөтенроссия татар авыллары Сабан туена әзерлек эшләре тикшерелде

Хәзерге вакытта Сабан туеның программасы, чакырылачак кунаклар исемлеге һ.б. әзер.

Мөслимдә XI Бөтенроссия татар авыллары Сабан туена әзерлек эшләре тикшерелде
https://tatar-congress.org

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров бүген XI Бөтенроссия татар авыллары Сабан туен оештыру мәсьәләләре буенча Мөслим районында эш сәфәре белән булды. Милли бәйрәмебез биредә 3 июль көнендә уздырылачак.

Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Данис Шакиров бәйрәм мәйданындагы әзерлек барышы белән танышты. Биредә эш тулы көченә кайный. Хәзерге вакытта Сабан туеның программасы, чакырылачак кунаклар исемлеге һ.б. әзер. Бәйрәм барышында эпидемиологик саклык чаралары да күреләчәк.


news_right_1
news_right_2
news_bot