Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Айрат Зарипов: Интернетта татар телендә мөмкин кадәр күбрәк контент булырга тиеш
Зарипов фикеренчә, шулай ук «Википедия»дә татар телендә контентны да арттырырга кирәк.
(Казан, 17 июнь, «Татар-информ» , Надежда Гордеева). Интернетта татар телендә мөмкин кадәр күбрәк контент булырга тиеш. Мондый фикерне Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов матбугат конференциясендә әйтте.
«Россиядә беренче тапкыр татар телендә аудиокитаплар „ЛитРес“ сервисында барлыкка килде. Анда танылган авторларның 153 китабы урнаштырылган. Проект Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырылды. Ул үз вакытында аны гамәлгә ашыру өчен акча бүлеп бирде», — дип сөйләде спикер.
Зарипов фикеренчә, шулай ук «Википедия»дә татар телендә контентны да арттырырга кирәк. «Монда да татар теле күп булырга тиеш дип саныйбыз», — диде депутат һәм республикада татар телендә китаплар бастыру буенча проектлар гамәлгә ашырыла, дип өстәде.
Моннан тыш, парламентарий «Матбугат.ру» кебек интернет-ресурсның эше турында телгә алды. «Аны булдыручы һәм баш мөхәррир татар телендә контентны арттыру буенча конкурс уздыру инициативасы белән чыкты, мисал өчен, YouTube видеохостингында», — диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз