Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Табибларга рәхмәтне Yardam.ru порталы аша әйтеп була
«Табибларга хатлар» сервисы аша хат юлларга мөмкин.
(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Республиканың һәр кешесе медицина хезмәткәрләренең фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен Yardam.ru мәгълүмати порталында эшли башлаган «Табибларга хатлар» сервисы аша җиткерә ала. Бу турыда Тататарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Җиңел булмаган көндәлек хезмәтләре өчен табибларга рәхмәтләрне әйтү өчен Yardam.ru сайтында хат язып калдырырга мөмкин. Моның өчен үз исемеңне атап, хатның кайсы хастаханәгә юллавылуын күрсәтергә кирәк. Теләге булган кешеләр хатка фото да өсти ала.
Хатларны yardam@tatar.ru почта адресына да җибәрергә була.
«Табибларга хатлар» сервисы май ахырында эшли башлаган. Акциядә рәхмәт хатын язып, ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин да катнашкан иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз