news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә ялгыз аналар өчен пособие булдырырга тәкъдим иттеләр

Инициатива кабул ителсә, айлык компенсацияне агымдагы ел ахырына кадәр түләячәкләр.

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Россиядә балаларын ялгыз гына тәрбияләүче ата-аналар өчен вакытлыча өстәмә пособие кертергә тәкъдим иттеләр. Әлеге тәкъдимне Дәүләт Думасына һәм Россия Хөкүмәтенә «Илкүләм ата-аналар комитеты» оешмасы җибәргән. Бу хакта RT хәбәр итә.

Әлеге инициативада гаилә әгъзасына ике яшәү минимумыннан да ким булмаган күләмдә айлык компенсация тәкъдим ителә. Пособие ел ахырына кадәр түләнәчәк.

Ялгыз ата-аналар балалар өчен пособие алуга да карамастан, коронавирус пандемиясе чорында яклаусыз социаль төркем булып кала диде «Илкүләм ата-аналар комитеты» оешмасы җитәкчесе Ирина Волынец. Шул ук вакытта элекке ташламаларны да тулысынча сакларга кирәклеген әйтте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100