news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Чаллы делегациясе Кытайга китте
Делегация Кытай Халык Республикасында 17 июньнән 20 июньгә кадәр булачак
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Чаллы, 17 июнь, «Татар-информ», Евгений Сироткин). Чаллы шәһәре мэры Илдар Халиков җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Шаньдун провинциясенең Ляочен шәһәренә китте.
Делегация Кытай Халык Республикасында 17 июньнән 20 июньгә кадәр булачак. Искә төшереп үтәбез, бу Автошәһәр башлыгының җавап визиты. Быел Чаллы белән Ляочен (Шаньдун провинциясе, Кытай Халык Республикасы) арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру турындагы меморандумга кул куелган иде. Документка Чаллы мэры Илдар Халиков һәм Ляочен мэры С.Юаньфан әфәнде кул куйды.
Бу ике шәһәрнең хезмәттәшлеге ике як өчен дә файдалы. Ляочен Кытайның транспорт үзәге һәм Төньяк Кытайның төп логистика терминалы булып тора, көчле сәнәгать базасы бар. Сәнәгатьнең төп тармакларына автомобиль төзелеше, машина төзелеше керә.
Илдар Халиков җитәкчелегендәге республика делегациясе су чистарту заводында, шәһәрнең спорт корылмаларында, Чжунтун автобус заводында, Ляочен шәһәренең сәнәгать зонасында, “Shandong Shifeng (Group) Co., LTD”компаниясенең төп офисында булачак. Визитның мәдәният өлеше дә планлаштырылган: театр, музей, “Баотуцуань” паркы, “Цуаньчэн” мәйданы.
Автошәһәр мэрының визиты Чаллы белән Ляочен шәһәре арасында яңа элемтәләр үсешенә һәм уртак проектлар булдыруга этәргеч булачак. Имзаланган меморандум нигезендә ике шәһәр дә хезмәттәшлек итү, заманча технологияләр куллануда тәҗрибә уртаклашу, шәһәр хуҗалыгының барлык тармаклары үсеше белән кызыксына, дип хәбәр итте Автошәһәрнең матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot