Төркия вәкиллеге Башкортстанның Балтач районындагы Сабантуй бәйрәмендә катнаша

Төркия вәкиллеге Башкортстанның Балтач районындагы Сабантуй бәйрәмендә катнаша

(Уфа, 17 июнь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Төркия рәсми вәкиллегенең Башкортстанга эш сәфәре дәвам итә. Кардәш кунаклар Уфага чәршәмбе кичендә үк килгән иде. Төркия Югары Дәүләт Җыелышы рәисе урынбасары Садыйк Якут җитәкчелегендә килгән вәкиллек пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә Президент Мортаза Рәхимов, БР Дәүләт Җыелышы- Корылтай рәисе Константин Толкачев, Уфа шәһәре мэры Павел Качкаев һәм башка югары җитәкчеләр белән очрашты, төрле оешмаларда, ширкәтләрдә булды.

Төркия парламенты вәкиллеге Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтайдагы сөйләшүләрдә коллегаларының эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Төркиядән килгән кунаклар шулай ук Уфадагы һәм башкала янындагы төрле истәлекле урыннарда, музейларда да булды. “Ләла-Тюльпан” мәчетендә кунакларны баш мөфти, шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин кабул итте һәм истәлекле бүләкләрен тапшырды.

Төркия вәкиллеге әгъзалары кичә республиканың төньяк өлешендәге районнары буйлап сәфәргә чыгып китте. Бүген Садыйк Якут җитәкчелегендәге вәкиллек Балтач районында башланган Салават җыены кысаларында Нөркә авылында оештырылучы Сабантуй бәйрәмендә катнаша.

Иртәгә Төркиядән килгән кунаклар Ватанына кайтып китә.