news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда бүген быелгы соңгы Сабантуйлар үтә

Башкортстанда бүген быелгы соңгы Сабантуйлар үтә

(Уфа, 17 июнь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуйлар бүген республиканың соңгы өч районында үтә. Президент Мортаза Рәхимов Балтач районында башланган Салават көннәре кысаларында оештырылучы Сабантуй бәйрәмен карый.

Сабантуйлар бүген тагын Дуван һәм Гафури районнарында да үтә. Дуван районы Сабантуена Уфадан Хөкүмәт башлыгы Рафаэль Байдәүләтов, ә Гафури районындагы милли бәйрәмебезгә БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай рәисе Константин Толкачев җитәкчелегендәге вәкиллекләр бара. Алар анда хезмәт алдынгыларына югары исемнәр билгеләрен һәм төрле бүләкләр тапшырачак.

Сабантуй бәйрәмнәре узган районнарда җирле хакимиятләр, һәр елдагыча, бик күп бәйгеләр оештыра, хезмәт алдынгыларын хөрмәтли һәм аларга кыйммәтле бүләкләр, акчалата премияләр тапшыра.

Һәр җирдә, төрледән-төрле бәйгеләр белән бергә, көн озыны җыр-моң яңгырый. Көннәрнең бик матур, җылы торуы да милли бәйрәмебезнең ямен арттыра, кәефләрне күтәренке итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot