news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча кайнар линия ачылачак

Кайнар линия 19 һәм 20 май көннәрендә эшләячәк.

(Казан, 17 май, «Татар-информ»). Татарстанда коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча кайнар линия ачылачак. Коррупция фактлары турында Роспотребнадзор хезмәткәрләренә хәбәр итәргә булачак. Бу хакта идарәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

238-53-08, 238-40-69 кайнар линия номерлары 19 һәм 20 майда иртәнге сәгать 10нан көндезге дүрткә кадәр эшләячәк.

Белгечләр «кайнар линия» ачу коррупцион һәм башка хокук бозуларны профилактикалау өлкәсендә ведомство эшчәнлеге турында мәгълүматларның ачыклыгын арттырырга ярдәм итәчәк, дип саный.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100