news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Кызыл Хач җәмгыяте Казан мәктәбендә зыян күрүчеләр өчен 73 миллион сум җыйды

11 майда ачылган акча җыю төгәлләнә.

(Казан, 17 май, «Татар-информ»). Россия Кызыл Хач җәмгыяте үзәк аппараты Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән берлектә 175нче Казан гимназиясендә ату вакытында зыян күрүчеләр өчен 11 майда ачылган акча җыюны төгәлли. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Аның мәгълүматларына караганда, 17 май көнне 14:00 сәгатькә 73 165 384 сум акча җыелган. Хәзерге вакытта зыян күрүчеләрнең һәм аларның гаиләләренең ихтыяҗлары исемлеге төзелә.

«Барлык акчалар да шәхси ихтыяҗлары булган гаиләләргә адреслы ярдәм күрсәтүгә, ял һәм санатор-курорт дәвалавын оештыруга, зыян күрүчеләрне реабилитацияләүгә юнәлдереләчәк. Кирәк булганда, бу фаҗигадә һәлак булучыларга һәйкәлләр куелачак. Озак вакытка мәктәп укучыларына һәм педагогларга психосоциаль ярдәм күрсәтеләчәк, ә 175нче гимназиядә рекреацион зоналар һәм психологик бушану бүлмәләре булдырырга планлаштырабыз. Шулай ук хәзер Татарстан Хөкүмәте тиешле банклар белән булган кредитларны түләүдә ярдәм итү мәсьәләсе турында фикер алыша», - дип аңлатты Россия Кызыл Хач рәисе Павел Савчук.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Саклык банкы төркеменә һәм Россия Кызыл Хач җәмгыятенә рәхмәт белдерде: «Бу гади булмаган вакытта без партнерларыбыз, хезмәттәшләребез, илебезнең барлык халкы исеменнән уртак ярдәм тоябыз. Безнең бәлагә битараф калмаган һәркемгә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә».

Акчаларны тоту турында хисап ай саен Россия Кызыл Хач сайтында басылачак. Саклык банкы Россия Кызыл Хач җәмгыяте хисабына акча җыюны оператив рәвештә, шул исәптән Саклык банкы аша уңайлы һәм Онлайн тиз түләүне оештырды, шулай ук РФ халкына ярдәм итү мөмкинлеге турында максималь мәгълүмат бирүне тәэмин итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100