Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балалар өчен ышаныч телефонына кыска 124 номеры буенча шалтыратып булачак
Россиядә балалар өчен ышаныч телефоны 2010 елда эшли башлады һәм эшләү дәверендә аның белгечләре 11 миллионга якын мөрәҗәгать кабул иткән.
(Казан, 17 май, «Татар-информ»). Балалар өчен ышаныч телефонына ел ахырына кадәр мобиль телефоннан кыска 124 номеры буенча шалтыратырга була. Бу хакта РИА Новостига Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм итү фондында әйттеләр.
«2021 ел ахырында кыска 124 номеры буенча балалар өчен ышаныч телефонына кәрәзле телефоннардан шалтыратырга мөмкин булачак», - диелә хәбәрдә.
Россиядә балалар өчен ышаныч телефоны 2010 елда эшли башлады. 11 ел эшләү дәверендә аның белгечләре 11 миллионга якын мөрәҗәгать кабул иткән.
8 (800) 200-01-22 балалар ышаныч телефонына ашыгыч психологик ярдәм сорап балалар, яшүсмерләр, аларның ата-аналары яки аларны алмаштыручы затлар, шулай ук башка гражданнар мөрәҗәгать итә. Моннан тыш, консультацияне объектив сәбәпләр аркасында психологик хезмәтләргә, халыкка социаль ярдәм күрсәтү хезмәтләренә, опека һәм попечительлек органнарына мөрәҗәгать итү кыенлашкан очракта ерак авыл җирлегендә яшәүче балалар һәм өлкәннәр дә ала ала.
Ел башыннан балалар өчен ышаныч телефонының кайнар линиясенә 211 меңнән артык мөрәҗәгать керде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз