news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ана капиталын куллану мөмкинлекләрен киңәйтергә тәкъдим ителде

Ана капиталы акчасын торак шартларын яхшыртуга, бакча кишәрлегендә йорт төзүгә, балаларны укытуга, айлык түләүләргә, әни кешенең тупланма пенсиясенә яки инвалид балаларны социаль адаптацияләүгә юнәлдерергә мөмкин.

(Казан, 17 май, «Татар-информ»). Вице-премьер Татьяна Голикова Президентка ана капиталын куллану мөмкинлекләрен киңәйтергә тәкъдим итте.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы «Известия» газетасына сылтама белән хәбәр итә.

Әйтик, басма чыганаклары сүзләренчә, биредә ике юнәлеш буенча кагыйдәләргә төзәтмә кертү хакында сүз бара. Беренчесе – ана капиталын гаиләләргә бала дөньяга килүгә үк шәхси йорт төзү һәм реконструкция ясау ихтыяҗларына сарыф итү мөмкинлеген бирү (хәзер бу балага өч яшь тулгач кына рөхсәт ителә). Икенче вариант – аны тиешле лицензиясе булган шәхси эшкуарлар күрсәтә торган белем бирү хезмәтләре өчен түләгәндә кулланырга рөхсәт итү (кагыйдә буларак, балалар бакчалары шундый формада эшли).

Әгәр Президент каршы килмәсә, Голикова Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына тиешле закон проекты әзерләү үтенече белән мөрәҗәгать итәргә ниятли. Ведомствода белдерүләренчә, әлегә мондый йөкләмә бирелмәгән.

Ана капиталы программасы Россиядә 2007 елдан бирле гамәлгә ашырыла, узган елда аны 2026 елга кадәр озайттылар. Хәзер аның күләме 483 882 сум тәшкил итә. Әгәр гаилә беренче балага тиешле ана капиталын алмаса, икенче балага 639 432 сум бирелергә тиеш. Акчаны торак шартларын яхшыртуга, бакча кишәрлегендә йорт төзүгә, балаларны укытуга, айлык түләүләргә, әни кешенең тупланма пенсиясенә яки инвалид балаларны социаль адаптацияләүгә юнәлдерергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100