news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада яшәүче «Россиянең иң матур малае» исеме өчен тырыша

Биш яшьлек Артур Кривов коткаручы булырга хыяллана.

Алабугада яшәүче «Россиянең иң матур малае»  исеме өчен тырыша
http://elabuga-rt.ru/

(Алабуга, 17 май, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Алабугада яшәүче биш яшьлек Артур Кривов «Россиянең иң матур малае» бөтенроссия онлайн конкурсында катнаша.

Зәңгәрсу күзле, сары чәчле малай өлкәнннәрнең ярдәмчесе. Ул пазллар җыярга ярата, сеңлесенә дөньяны танып белергә ярдәм итә, әтисе белән балыкка йөри, коткаручы булырга хыяллана.

Конкурсның жюри әгъзалары Россиянең бөтен почмагыннан модель агентлыклары директорларыннан тора. Җиңүчеләр һәр яшь категориясендә билгеләнә.

Сылтама буенча аның өчен тавыш бирергә була.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100