420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 17 май, «Татар-информ»). Кешеләр коронавирус ияртмәс өчен урамда, җәмәгать урыннарында һәм эштә медицина битлеген кияргә тиеш. Кабинетта ялгыз булмаганда да битлек кияргә кирәк. Бу хакта Роспотребнадзор башлыгы Анна Поповага сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
«Бар кешедән дә транспортта, җәмәгать урыннарында һәм эш урынында битлек кию таләп ителә. Үзе генә булмаган очракта, һәркем медицина битлеге кияргә тиеш», - диде Попова «Россия» каналына биргән интервьюсында.