Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Covid-19 белән көрәшүче медицина хезмәткәрләренә түләүнең яңа кагыйдәләрен расладылар
Федераль өстәмәләр коронавируслы пациентлар белән эшләү факты нигезендә — вакытка карамыйча исәпләнәчәк.
(Казан, 17 май, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте Covid-19 инфекицясе белән көрәшүче медицина хезмәткәрләренә түләүнең яңа кагыйдәләрен раслады. Бу хакта Министрлар Кабинеты сайтында хәбәр ителә.
«Тормышын һәм сәламәтлеген куркыныч астына куеп, коронавирус белән авыручыларга ярдәм итүче медицина хезмәткәрләренә стимуллаштыручы федераль өстәмә акча түләнәчәк. Түләүләр мондый пациентлар белән эшләү фактыннан чыгып, вакыт белән бәйләмичә генә исәпләнәчәк», — диелә РФ Министрлар Кабинеты хәбәрендә.
Кагыйдәләрдә төгәллекләр Россия Президенты Владимир Путин күрсәтмәсеннән соң ясалды.
Шулай ук яңа кагыйдәләр нигезендә, стимуллаштыручы түләүләр ашыгыч ярдәм машиналарын йөртүчеләргә — аутсорсингта эшләүче транспорт компанияләре хезмәткәрләренә дә каралган.
Covid-19 белән авыручы пациентларга ярдәм итүче медицина хезмәткәрләренә өстәмә түләүләр өчен ил төбәкләренә 22,4 млрд сум тирәсе акча бүлеп бирелгән. Әлеге акча хисабына Россия субъектлары май ае өчен түләүләрне башкарырга тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз