"Татар-информ" хәбәрчесе Рузилә Мөхәммәтова "Бәллүр каләм" җиңүчесе булды

Рузилә Мөхәммәтовага бүләк яңа татар шәһәр мәдәниятенә багышланган "Шәһәрчеләр" проекты өчен тапшырылды.

(Казан, 17 май, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасы журналистика һәм массмедиа өлкәсендә "Бәллүр каләм" – "Хрустальное перо" XXII бәйгесенең "Елның иң яхшы журналисты» номинациясендә "Эфир" телекомпаниясе журналисты Алексей Кулешов һәм "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе Рузилә Мөхәммәтова җиңү яулады. Бу хакта әлеге минутларда "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында игълан иттеләр.

Рузилә Мөхәммәтовага бүләк яңа татар шәһәр мәдәниятенә багышланган "Шәһәрчеләр" проекты өчен тапшырылды. Быел вафат булган Алексей Кулешовны зал басып искә алды. Бүләкне Алексейның әнисе кабул итеп алды.

Быел бәйгегә рекорд күләмдә 1,5 меңнән артык эш тапшырылган. Жюри "Республика Татарстан" газетасы баш редакторы Александр Латышев рәислегендә эшләгән.

Бу номинациядә җиңүгә түбәндәгеләр дәгъва кылган булган:
1. Мөэминов Равил Рифхәт улы
2. Кулешов Алексей Николаевич, телекомпания «Эфир»
3. Мөхәммәтова Рузилә Рамил кызы, ИА «Татар-информ»
4. Хәсәнова Рузилә Рифкәт кызы, «Актаныш таңнары» газетасы
5. Гыйззәтуллина Гөлназ Әгъзәметдин кызы, «Әлмәт таңнары» газетасы
6. Иванычева Ольга Викторовна, газета «Казанские ведомости»
7. Леронов Лемон Лерон улы, журнал «Безнең мирас»
8. Гармай Оксана Боруховна, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе корпункты