news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның өч районында яктырткычлар кую программасы төгәлләнгән

Бу – Лаеш, Түбән Кама һәм Ютазы районнары

(Казан, 17 май, «Татар-информ»). Авылларда яктырткычларны торгызу программасы кысаларында Татарстанның 23 муниципаль берәмлегендә эш алып барыла. Лаеш, Түбән Кама һәм Ютазы районнарында программа төгәлләнгән.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республикакүләм киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов белдерде. Киңәшмәне муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

Ф.Хәнифов белдергәнчә, 2014 елда авылларда яктырткычлар кую программасына бүлеп бирелгән 225 млн сум акчаның 61,4 млн сумы үзләштерелгән, соңгы ике атнада – 7,7 проценты.

Социаль объектларны җылыту системасын ремонтлау программасы кысаларында Газлаштыру фонды 16 млн сум күләмендә акча бирде, 8,5 млн сумлык 166 пар казаны 10 муниципаль берәмлеккә билгеләнгән. Хәзер Газлаштыру фонды районнар объектларында тикшерү үткәрә.

Фәрит Хәнифов, шулай ук, авылны су белән тәэмин итү программасы буенча 328 км суүткәргеч челтәре төзү, 28 артезиан скважинасы һәм 38 су башнясы урнаштыру планлаштырыла, диде. Программаны финанслау суммасы 115 объект өчен 690 млн сум тәшкил итә. Бүген Газлаштыру фонды эшкә кереште, 28 скважинаның 7 борауланган.

2014 елда 4 086 пар казаны урнаштырылачак.

Төбәк һәм федераль дәрәҗәдәге автомобиль юлларында чокырларны ямау эшләре барышы турында ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле чыгыш ясады.

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot