news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Брюссельга Сабан туена Татарстаннан кунаклар килде

Бельгиядә милли бәйрәмнең беренче тапкыр гына үткәрелүе түгел

 (Брюссель, 17 май, «Татар-информ», Лилия Шмитц). Бүген Брюссель аэропортында Бельгия татарлары чәк-чәк белән Сабан туе кунакларын каршы алды. Россиядән ТР вице-премьеры – ТРның РФ ддагы тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, ТР Дәүләт халык уен кораллары оркестры солисты, аккордеонист Айдар Вәлиев һәм танылган җырчы Мәликә Разакова килде. Бер сәгать элек Бельгия татарлары “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе хезмәткәрләрен каршы алган иде.

Иртәгә Брюссельда Европада беренче Сабан туйларының берсе уза, анда Татарстаннан кунаклар да катнаша.
Бәйрәмне “Бельгиядә татарлар” берлеге оештыра. Төрле ярышлар, җырлар һәм биюләр булачак, кунакларны милли ризыклар белән сыйлау һәм гамәли сәнгать үрнәкләрен күрсәтү ниятләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot