news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Журналист Габдерәхим вафат

Габдерәхим соңгы елларда «Акчарлак» газетасында эшләде.

Журналист Габдерәхим вафат

(Казан, 17 апрель, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Журналист Габдерәхим (Рөстәм Юнысов) вафат. Бу хакта «Татар-информ» журналистына аның туганы Рамил хәзрәт Юныс хәбәр итте.

Рөстәм Юнысов 1965 елның 4 февралендә туган. Казан театр училищесын тәмамлаган. Күпмедер вакыт Тинчурин театрында да эшләгән. Аның иң популяр роле — Дамир Сираҗиев куйган «Әйдә барыйк, кызлар карыйк» комедиясендә Әфләтун.

Габдерәхим — аның иҗади тәхәллүсе. Ул яңа форматта эшләгән беренче шәхси татар радиосы «Курай» диджее. Ул татар матбугатында шоу-бизнес турындагы гаугалы интервьюлары белән танылды.

Габдерәхим 2020 елның кышында фаҗигагә дучар булды, аның бармакларын кистеләр. Ул бу хакта бер ел элек «Интертат» сайтына интервьюсында сөйләгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100