Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Кама җирле иҗтимагый үзидарәләре республика бәйгесендә җиңүче булды
Бу юлы микрорайоннар барлыгы 5 млн сумга якын грант алачак.
(Казан, 17 апрель, «Татар-информ»). Түбән Кама җирле иҗтимагый үзидарәләре республика бәйгесендә җиңүче булды. «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» конкурс ике этапта үтте һәм тугыз критерий буенча бәяләнде: гражданнар мөрәҗәгатьләре, халык белән эшләү, мәдәни-күмәк эш һ. б.
Конкурс нәтиҗәләре буенча 26нчы, 60нчы микрорайоннар рәисе Раилә Садыйкова, 8,11нче микрорайоннар рәисе Гөлисә Рәшитова, 10,14нче микрорайоннар рәисе Ирина Суркова, 35нче микрорайон рәисе Лена Шаһабетдинова.беренче урынга лаек булды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Ә 6,7нче микрорайоннар рәисе Лариса Орлова, урта һөнәри белем бирү йортларының студентлар тулай торагы кварталы микрорайон рәисе Рузалия Каюмова, 27 нче микрорайон рәисе Алсу Михайлова икенче урынны алды.
28, 31нче микрорайоннар рәисе Әлфия Шәехова, Кама Аланында икенче микрорайон рәисе Галина Топоркова өченче урынгы чыкты.
Бүләкләү тантанасы 14 апрельдә Казанда узды, анда җиңүчеләргә дипломнар һәм медальләр тапшырылды. Бу юлы микрорайоннар барлыгы 5 млн сумга якын грант алачак.
«Әлеге акчаларны микрорайоннарда активист- җәмәгатьчеләрне бүләкләү, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында төрле чаралар үткәрү, шулай ук Түбән Каманың 55 нче еллыгында ишегалларын төзекләндерүгә юнәлдерү планлаштырыла», — дип сөйләде җирле иҗтимагый үзидарә советлары җитәкчесе Әлфинә Сөнгатуллина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз