news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рамазан аенда Ингушетиядә мохтаҗ гаиләләргә азык-төлек җыелмасы тараталар

Азык-төлек җыелмасына  ит, шикәр комы һәм он тутырылган.

(Казан, 17 апрель, «Татар-информ»). Изге Рамазан ае уңаеннан хәйрия акциясе кысаларында Ингушетия хакимияте аз керемле гаиләләргә азык-төлек җыелмасы таратты. Бу турыда Малгобек шәһәре хакимиятенә сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итә.

«Малгобек, Малгобек районы, Магас төбәге башкаласы, шулай ук Али-Юрт авыл җирлегендә яшәүче 400 гаиләгә ярдәм күрсәтелде», — диде мэрия вәкиле.

Аның сүзләренчә, мохтаҗларга таратылган азык-төлек җыелмасына ит, шикәр комы һәм он тутырылган. Азык-төлек җыелмаларын депутатлар, волонтерлар һәм авыл җирлеге башлыклары тараткан.

Күп балалы гаиләләр, инвалидлар, ятимнәр, ялгыз өлкән кешеләр исемлеген муниципаль хакимият һәм мәчет имамнары бергә төзегән, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100