news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алиш исемендәге балалар иҗат йортын яңарту өчен ярты миллиард сум чамасы акча кирәк

Бинада проектка кертелмәгән өстәмә эшләр башкару таләп ителә.

Алиш исемендәге балалар иҗат йортын яңарту өчен ярты миллиард сум чамасы акча кирәк
Михаил Захаров

(Казан, 17 апрель, «Татар-информ», Оксана Романова). Казанда Абдулла Алиш исемендәге шәһәр балалар иҗат сарае совет архитектурасы һәйкәлен (элеккеге пионерлар йорты) реставрацияләү эшләренә ярты миллиард сум чамасы акча таләп ителә.

Проект беренчел техник бирем буенча килешенгән, әмма бинада проектка кермәгән өстәмә эшләр башкару таләп ителә. Мисал өчен, проектка аның нигезен, диварларны тикшерү һәм алар буенча эшләр кертелмәгән. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында проект архитекторы Гүзәл Миронова сөйләде.

Беренчел техник бирем буенча каралган эшләрнең бәясе 450 млн сум тәшкил итә. Хәзерге вакытта Алиш мәдәният йортының берничә бинасы авария хәлендә һәм белем бирү процесслары нормаларына туры килмәве аркасында ябылган.

«Проект тулысынча килешү кысаларында эшләнгән, әмма без объектның хәзер хәл итү яхшырак булган проблемалары исемлеге турында да сөйләшүләр алып барабыз. Мисал өчен, проектка кертелмәгән тышкы челтәрләрне дә эшләп бетерергә туры киләчәк», — диде архитектор.

Татар язучысы Абдулла Алиш исемендәге балалар иҗат сарае пионерлар сарае буларак төзелә. Ул 1961 елның 14 октябрендә, Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең 22нче съездына ачыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100