news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районында «Әни балачагы» республика акциясенә йомгак ясадылар

Актаныш районының белем бирү учреждениеләре бу акциягә актив кушылды.

Актаныш районында «Әни балачагы» республика акциясенә йомгак ясадылар
http://aktanysh-rt.ru/

(Актаныш, 17 апрель, «Татар-информ», «Актаныш-информ»). Актаныш районының «Такталачык сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәбе»ндә «Әни балачагы» республика акциясенә йомгак ясалды.

Анда Актаныш муниципаль районының белем бирү учреждениеләре катнашты.

Акция 2021 елның 1 мартыннан 1 апреленә кадәр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә республика ата-аналар Советы тарафыннан үткәрелде.

«Әни балачагы» республика акциясе балаларны һәм ата-аналарны якынайту өчен шартлар тудыру, үсеп килүче буын арасында гаилә кыйммәтләрен, имин гаилә һәм гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру, әти-әниләргә карата горурлык һәм хөрмәт тәрбияләү максаты белән үткәрелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100