Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Саба районында мохтаҗ кешеләргә коймак пешереп тараттылар
Коймак белән татлы ризыклар 40 гаиләгә тапшырылды.

(Саба, 17 апрель, «Татар-информ», «Саба таңнары», Фәнил Мәүлетов). Саба районының Олы Кибәче авылында туган эшмәкәр Рифкать Шәфыйков хәйрия акциясе үткәрде. Ул күчмә авыл мичендә коймак пешереп, даими ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә таратты.
Татарда затлы ризык саналган кайнар сыйга балы да, хәлвәсе дә өстәлгән күчтәнәчне Сабада һәм Шәмәрдәндә волонтерлар аша 40 гаилә кабул итеп алды.
«Без сугыштан соң авыр хәлдә үстек. Яраланып кайткан әти урын өстендә ятты. Гаилә белән киңәштек тә, шундый хәлдәгеләр өчен акция үткәрергә булдык. Әти-әниләр алдында өстән бурыч та төшкән шикелле була, күңел дә тынычланып китә», — диде эшмәкәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз