Россиялеләр коронавирус вакытында таксистларга чәйлек акчаны ешрак калдыра башлаган

Узган ел белән чагыштырганда, таксистларга һәрвакыт чәйлек акча калдыра торган кешеләр саны 3 процентка арткан.

(Казан, 17 апрель, «Татар-информ»). Үзизоляция режимы шартларында таксистлар һәм курьерлар чәйлек акчаны ешрак ала башлаган. Superjob эш эзләү интернет-сервисында шул хактагы тикшеренү нәтиҗәләре дөнья күргән.

«Карантин чорында курьерлар һәм таксистларга рәхмәт әйтүчеләр арткан, әмма узган ел белән чагыштырганда чәйлек акчаның уртача күләме үзгәрмәгән диярлек: бүгенге көндә курьерга уртача алганда — 105, таксистка 70 сум акча калдыралар. Узган елда аның күләме — 100 һәм 75, 2016 елда 115 һәм 77 сум булган», - диелә хәбәрдә.

Узган ел белән чагыштырганда, таксистларга һәрвакыт чәйлек акча калдыра торган кешеләр саны – 3, ә курьерларга акча калдыручылар 6 процентка арткан.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстанның цифрлы пропусклар системасы таксистлар арасында аеруча популяр булуы хакында хәбәр иткән иде инде.