news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Изоляция вакытында балалары урамда ялгыз йөргән өчен 172 кеше штрафка тартылган

«Патруль барышында балигъ булмаган балаларны урамда өлкәннәрдән башка үзләрен генә күрәбез икән, күпчелек очракта аңлату, кисәтү белән чикләнәбез», — диде Алексей Соколов.

Изоляция вакытында балалары урамда ялгыз йөргән өчен 172 кеше штрафка тартылган
Владимир Васильев

(Казан, 17 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина).Татарстанда коронавирус белән бәйле изоляция вакытында балалары урамда ялгыз йөргән өчен 172 кешене административ җаваплылыкка тартканнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстанның эчке эшләр министры урынбасары, полиция башлыгы Алексей Соколов хәбәр итте.

«Патруль барышында балигъ булмаган балаларны урамда өлкәннәрдән башка үзләрен генә күрәбез икән, күпчелек очракта аңлату, кисәтү белән чикләнәбез. Профилактик әңгәмәләр үткәрәбез. Кайбер очракларда әти-әниләрнең берсенә карата Административ хокук бозулар кодексының 5.35 маддәсе буенча административ эш тә ачабыз», — диде.

Әти-әниләр штрафка «Ата-аналарның балигъ булмаган балаларны тәрбияләү буенча үз бурычларын үтәмәве» маддәсе буенча тартыла. Штраф күләме 500 сумга кадәр.

«Балалары белән урамга чыккан әниләрне дә, изоляция вакытында чыгарга ярамый дип, инандырырга тырышабыз, — диде Алексей Соколов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100