Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Хокук сакчылары изоляция чорында 2 меңнән артык ялган белешмәне тикшерүгә алган
Алексей Соколов сүзләренчә, я оешманың эшләргә рөхсәт ителгән оешмалар исемлегендә булмавы, я кешенең чынлыкта анда эшләмәве ачыклана.
(Казан, 17 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Хокук сакчылары коронавирус белән бәйле изоляция чорында өйдән чыгарга рөхсәт биргән ялган, я тиешле үрнәктә ясалмаган 2 меңнән артык белешмәне тикшерүгә алган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә республиканың эчке эшләр министры урынбасары, полиция башлыгы Алексей Соколов әйтте.
Барлыгы 27 меңнән артык белешмә тикшерелгән. «2 мең белешмәнең 58е юридик бәясен көтә», — диде Соколов. 14 очракта оешмалар гамәлдә булмавы яки эшчәнлекләрен туктатканы ачыкланган. 20 очракта кешенең белешмәдә язылган оешмада эшләмәве, 20 очракта белешмәдә күрсәтелгән оешма көнкүрешне тәэмин итүче оешмалар исемлегенә кермәгәнлеге ачыкланган.
«Тиешле үрнәктә булмаган белешмәләрне шундук тартып алабыз. Бүген булмаса, иртәгә ялган белешмә бирүчеләрнең кыңгыр эше фаш ителергә мөмкин», — дип кисәтте Алексей Соколов.
Ул шәһәрләргә керү һәм чыгу урыннарында 81 пост эшләгәнен әйтте. Республика шәһәрләре урамнарында 3 меңнән артык хезмәткәр патрульдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз