news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Соколов: Чит илдән кайтучыларның күпчелеге изоляциягә аңлап карый

«Режим бозган өчен 15 административ беркетмә генә төзелде», — диде эчке эшләр министры урынбасары.

Алексей Соколов: Чит илдән кайтучыларның күпчелеге изоляциягә аңлап карый
Михаил Захаров

(Казан, 17 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Чит илдән кайтучыларның күпчелеге изоляциягә аңлап карый. Татарстанның эчке эшләр министры урынбасары Алексей Соколов «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә шул хакта белдерде.

«Чит илләрдән кайтучыларны тикшерәбез. Роспотребнадзорга аларның кайда яшәүләрен ачыкларга булышабыз. 3 меңнән артык кешенең кайда яшәгәнен белдек. Барлыгы 33,5 мең кешедән торган исемлек килгән иде, 29 меңнән артык кеше тикшерелде. Бүген 14 көнлек карантинда чит илдән кайткан 439 кеше кала. Күпчелеге изоляцияне үтәүгә аңлап карый. Режимны бозу буенча нибары 15 административ беркетмә генә төзелде», — диде.

Алексей Соколов әйтүенчә, Роспотребнадзор коронавирус диагнозы ачыкланган авырулар белән контактта булган кешеләр исемлеген төзеп, шулай ук, хокук сакчыларына тапшыра. Полиция шул категория кешеләрнең дә изоляцияне үтәвен тикшергәнен әйтте.

Ул 1 апрельдән республикада чикләү чаралары үтәлешен тикшерә торган постлар урнаштырылганын искәртте. 14 зур шәһәргә керү-чыгу юлында 81 пост тәүлек буе эшли. «Постларда 937 мең кеше, 860 меңнән артык транспорт тикшерелде, 400 гә якын административ беркетмә төзелде», — диде Алексей Соколов.  

Ул министрлыкның үзендә коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб, эшче төркем булдырылганын әйтте. «Шәхси состав көчәйтелгән режимда эшли. Отпускаларга җибәрелми, чыгарга өлгеннәр дә кире чакырылды. Инфекцияне кисәтү өчен көн саен министрлыкның 3 меңгә якын хезмәткәре шәһәр урамнарында патрульда», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100