news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы мэры Украинада һәлак булган солдат гаиләсендә булды

Артур Шәрәфиевны вафатыннан соң, «Батырлык ордены»на тәкъдим иттеләр.

Чаллы мэры Украинада һәлак булган солдат гаиләсендә булды
http://shahrichalli.ru/

(Чаллы, 17 март, «Татар-информ», «Шәһри Чаллы», Зөлфия Галим). Шәһәр мэры Наил Мәһдиев контракт буенча хезмәт иткәндә, батырларча һәлак булган Артур Шәрәфиев гаиләсендә булды.

«Солдатны соңгы юлга озату чыгымнарын шәһәр тулысынча үз өстенә ала. Әлегә вакыты билгеле түгел, әмма батырны лаеклы итеп, соңгы юлга озатырга кирәк. Гаиләсенә авыр. Егетнең әнисе Альбина Магомедовна 25 ел хокук саклау органнарында эшләгән», — диде мэр.

Альбина ханымның ике улы булган, берсе 1991 елда туган, ә Артур — 2001 елда. Ул лаеклы егет, каһарман солдат. Хәрби хезмәткә Чаллының Үзәк хәрби комиссариатыннан чакырылган иде. Аны вафатыннан соң, «Батырлык ордены»на тәкъдим иттеләр. 

 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100