news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Бөекбритания белән авиаэлемтә чикләүләрен озайтты

Илгә очышлар беренче тапкыр 2020 елның декабрендә туктатылган иде.

(Казан, 17 март, «Татар-информ»). Россия Бөекбританиягә очышларга чикләүне кабат озайтты. Covid-19 инфекциясен кертү һәм таратуга юл куймау буенча оператив штаб карары нигезендә чара 17 апрельгә кадәр гамәлдә булачак.

«Халыкның сәламәтлеген саклауны тәэмин итү өчен чикләүләр 2021 елның 16 апрелендә 23 сәгать 59 минутка кадәр озайтылды», - диелә Министрлар Кабинеты сайтында бастырылган хәбәрдә.

Ил белән авиаэлемтәләр беренче тапкыр 2020 елның декабрь ахырында туктатыла, ул чакта Британиядә коронавирусның яңа штаммы барлыкка килү турында мәгълүм була. Россиядә яңа мутация белән зарарланган беренче кеше 2021 елның гыйнварында ачыкланган. Хәзер, Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте мәгълүматлары буенча, шундый 28 пациент билгеле. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100